Җәй башыннан бирле 37 меңнән артык торак-коммуналь хезмәтләр счетлары ТР дәүләт хезмәтләр порталы аша түләнгән

2013 елның 26 июле, җомга

Җәй башыннан бирле 37 меңнән артык торак-коммуналь хезмәтләр счетлары 77 млн.сумга ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы uslugi.tatarstan.ru аша түләнгән. Шулай ук юл кагыйдәләрен бозган өчен 107 меңнән артык штрафлар түләнгән, һәм 6 меңнән артык мәктәпкә кадәр укыту учреждениеләренә түләү башкарылган.

Бүгенге көндә татарстанлылар 142 электрон сервис һәм хезмәт белән кулланыла ала. Әлеге хезмәтләрне ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы uslugi.tatarstan.ru, аның мобиль версиясе m.tatar.ru һәм  iOS һәм Android җиһазлары өчен «Услуги РТ» мобиль кушымтасы аша кулланып була.

Барлыгы бу елның гыйнвареннән июненә кадәр Татарстан буенча электрон хезмәтләр белән 9,5 млн. тапкыр кулланганнар, барлыгы 523 мең.электрон гаризә җибәрелгән, 641, 6 млн.сумга 1,1 млн түләү башкарылган. Порталның уникаль кулланучылар саны 2,6 млн.кешегә җиткән.

Исегезгә төшерәбез, Портал аша баланы балалар бакчасына учетка куярга гариза биреп була, нкахлашуны теркәүгә көнен һәм вакытын броньлау, күпбалалы гаиләләргә җир участогын алуга гариза бирү, чит ил паспортын алуга гариза тутырып була.

Шулай ук, Портал аша табибка приемга язылырга, техосмотр үтүгә чиратка язылырга, машинаны теркәргә һәм машина йөртүче таныклыгы алыштырырга чиратка язылып була, һәм дәүләт пошлиналарын һәм башка түләүләрне башкарып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International