1 нче августтан 36 мең табибны “ТР электрон сәламәтлек саклау” Бердәм дәүләт мәгълүмат системасында эшләргә әзерләү башлана. Медицина хезмәткәрләре системадан сентябрь башыннан файдалана ала.
Ел ахырына барлык хезмәткәрләрне әзерләп бетерү планлаштырыла. Моның өчен һәр муниципаль районда төбәк тьюторлары билгеләнгән, алар медицина учреждениеләре хезмәткәрләрен укытырга һәм әзерләргә тиеш була. Тьютор агымдагы ел ахырына кадәр этаплап әзерләнеләчәк. Үткән атнада беренче 24 кеше укытылган.
Укыту “ТР мәгълүмат технологияләре үзәге” һәм “ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы диспетчер үзәге” предприятиеләре белән берлектә алып барыла.
“ТР электрон сәламәтлек саклау” Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы мәгълүматны үзәктә сакларга һәм аны сәламәтлек саклау учреждениеләре арасында йөртергә, пациентларның карточкаларын электрон рәвештә тутырырга, республика масштабында электрон медицина мәгълүматлары белән алмашырга һ.б. мөмкинлек бирә.