“Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаганнан бирле, аңа 11 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, тагын 213 мең татарстанлы башкаларның заявкасына теләктәшлек белдереп, ведомстволар карарларына бәя биргән.
Системада иң популяр категорияләрнең берсе юлларның торышы белән бәйле. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы 2,8 мең мөрәҗәгать алынган, шуның 1 меңе буенча карар кабул ителгән. Мәсәлән, Казанда Танк боҗрасы-Комаров урамы участогында 1800 кв метр мәйданда автомобиль юлы ремонтланган.
“Территорияләрне төзекләндерү һәм матурайту” категориясе дә системада лидерлар рәтендә. Әлеге категориягә алынган 3361 заявканың бүгенгә 1836 сы уңай чишелеш тапкан.
Татарстанда “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елның апрелендә эшли башлаган иде. Аннан файдалану өчен, теләгән һәркем uslugi.tatarstan.ru порталына кереп, шәхси кабинетын терки һәм системада заявкасын калдыра ала. Аңа фото яки видеофайлны да өстәп була. Система регламенты нигезендә, 10 көн эчендә заявка калдыручы җавап алырга тиеш.