Татарстанда Бөтендөнья җәйге Универсиадага спорт объектларына керер өчен уникаль система булдырылды. Керүне контрольләүче система ҖЧҖ “Инфоматика” белән тормышка ашырылган. Әлеге система уеннар кунакларына, оештыручыларга спорт объектларына махсус терминал аша керергә мөмкинлек бирде. Һәркөнне ярышларга уртача 135 меңнән артык кеше кергән, аларның 36 меңе тамашачылар һәм 100 меңнән артыгы аккредитацияләнгән кешеләр.
Барлыгы 5нче июльдән 17 июльгә кадәр вакытта спорт объектларына билетларны тикшерү терминаллары аша 480 мең тамашачы узган, һәм 1,3 млн. кеше аккредитацияне тикшерү терминаллары аша узган.
“Система Универсиаданың 33 спорт объектында урнаштырылган иде. Барлыгы объектларда 191 билетларны тикшерү терминаллары һәм 224 аккредитацион бейджларны тикшерү терминаллары эшләде”, дип белдерде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.