Җәйге Универсиаданың мәгълүмати һәм телекоммуникацион система эшләренә нәтиҗә ясалды

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

Узган атнада Казанда XXVII дөньякүләм җәйге Универсиада тәмамланды. Аны үткәрер өчен 92 мең катнашучы һәм 2 мең тирәсе оешма аккредацияләнгән булган. Аккредитация системасы базасында 16 меңнән артык Россиягә визасыз керүгә таныклык чыгарылган.

12 көн эчендә Универсиада Порталына 2,7 млн кеше кергән. Һәркөнне сайттны 530 мең кулланучы караган.

Универсиаданың контакт-үзәгенә 540 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 490 меңе кирәкле мәгълүматны берничә минут эчендә  тавышлы үз-үзеңә хезмәт күрсәтү системасы аша алган.

Универсиаданың 53 объектында көнәйләнеш видеоаналитик һәм видеархивлау эшләгән. Барлыгы виедокүзәтү системасы эше өчен Универсиаданың 58 объектында 6 411 камера куелган.

Барлык камералар да бердәм видеоархив системасына тоташтырылган.

Интернетка керү мөмкинлеген булдыру өчен 186 км волокно линиясе сузылган була һәм 1 550 км арендаланган линия кулланыла. Интернетка тоташкан 61 Универсиада объектында көненә кулланыла торган трафик күләме 14,42 Тбайт җиткән.

Унверсиаданың 37 объекты Wi-Fi челтәренә тоташкан була. Һәркөнне челтәр белән 6 меңнән артык кеше кулланган.

Уеннар тарихында беренче тапкыр инфоматлар аша билетларны броньлаштыру һәм сатып алу мөмкинлеге кертелгән. Инфоматлар аша уеннар тәртибен, медаль зачет һәм башка мәгълүмати сервислар белеп була иде. Шәһәр буенча урнаштырылган 169 инфомат аша 9 меңнән артык билет сатылган.

Универсиада объектларына керер өчен махсус терминаллар урнаштырыла. Һәркөнне ярышларга уртача 135 меңнән артык кеше кергән, аларның 36 меңе тамашачылар һәм 100 меңнән артыгы аккредитацияләнгән кешеләр.

Барлыгы 5нче июльдән 17 июльгә кадәр вакытта спорт объектларына билетларны тикшерү терминаллары аша 480 мең тамашачы узган, һәм 1,3 млн. кеше аккредитацияне тикшерү терминаллары аша узган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International