Роман Шәйхетдинов 2нче халыкара “Президент Академиясенең җәйге кампусы: мөмкинлекләр территориясе” форумында катнашты

2013 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген “Казан” комплексында узган 2нче халыкара Презиндент Академиясенең җәйге кампусы  ачылышында 300дән артык студент җыелды.

Әлеге кампус ачылышында РФ Президенты алдындагы дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы Россия академиясе ректоры Владимир Мау, Ттаарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары -  Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

Үзенең чыгышында Роман Шәйхетдинов: “Мин сезнең белән аралашуыма бик шатмын. Сезнең кебек талантлы студентлар өчен без технопарк һәм шәһәрләр төзибез. Хәзердән Яндекс картасында инновацион шәһәрчек Иннополис билгеләнгән, биредә яхшы ИТ-белгечләр яши һәм эшләячәк. Мин сезнең барыгызга да уңышлы эш телим! Үз эшләрегездә лидер булыгыз!” диде.

РФ Президенты академиясе студентлары, ТР югары уку йортлары студентлары биредә икенче тапкыр җыела. Кампуста катнашучыларны өч юнәлеш буенча эш алып ара: дәүләт идарәсе, бизнес һәм эшкуарлык, социаль тормыш.

Җәйге кампус 2013 елның 18нче июленнән 28енә кадәр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International