RealSpeaker Lab лабораториясе проекты LG компаниясен кызыксындырган. Әлеге проект илдә иң беренче сөйләмне төгәл итеп танучы, һәм ул шул ук вакытта тавышның дулкыннарын һәм иренннәрнең хәрәкәтен эшкәртүче проект булып тора. 8 июльдә компанияләр арасында хезмәттәшлек килешүе төзелә.
RealSpeaker Lab компаниясе шулай ук Samsung Корея корпорациясе белән хезмәттәшлек итә башлаган.
Исегезгә төшерәбез, Россяидәге Samsung Electronics компаниясе президенты Джан Санг Хо (Jun Sung Ho) Казан ИТ-паркында 2012 елның августында булды. Ул RealSpeaker проекты белән кызыксынып, компания чыгара торган мобиль җиһазларга бу технологияне кертү буенча хезмәттәшлек мөмкинлеге турында сорашты. 2013 елның башында Samsung корпорациясе һәм RealSpeaker Lab лабораториясе белән ике яклы хезмәттәшлек турында сөйләшүләр булды. Нәтиҗәдә килешү Мәскәүдә төзелде.
![]() |
![]() |
![]() |