РФ да Финляндия илчесе Ханну Химанен: “Иннополис фин инвесторына кызыклы булырга мөмкин”

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Финляндиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле вәкиле Ханну Химанен Казан ИТ-паркында булды. Иртән дипломат Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашкан иде. 


Казан ИТ-паркында кунакны югары технологияләр өлкәсендә технопарк директоры Антон Грачев каршы алды. Экскурсиядә илчегә бизнес-инкубатор проектларын, электрон документ әйләнеше, электрон дәүләт хезмәтләре һәм “Иннополис” проекты тәкъдим ителде.

Казан ИТ-паркының сөйләшүләр бүлмәсендә Антон Грачев Ханну Химаненга элекрон документ әйләнеше системасы турында сөйләде. Бу системаны гамәлгә кую нәтиҗәсендә төрле ведомстволар, шулай ук ведомстволар эчендә документлар алмашу процессын кыскартуга ирешү мөмкин булды. Грачев бу система Татарстанда гына кертелми, ә аның белән башка төбәкләр һәм хакимиятнең башка федераль органнары да куллана, дип ассызыклады. 


Ханну Химанен Татартсанда бу система өч ел дәвамында эшләвенә шаккатты. “Бүген бик аз хөкүмәт бу системаны файдалана, - дип билгеләп үтте Финляндиянең Россиядәге илчесе. – Без Эчке эшләр министрлыгында күптән шул системаны кертергә тырышабыз. Әмма әлегә документлар белән электрон почта аша алмашабыз, ә бу уңайсыз һәм күп вакытны ала”. “Халык контроле” системасы да фин илчесенә күңеленә хуш килде.

 

Шулай ук, Антон Грачев кунакларга Иннополис проектын тәкъдим итте. Иннополис – IТ өлкәсендә меңләгән белгечләргә яшәү һәм эшләү урыны булачак. Иннополисның беренче объектын тапшыру 2015 елга билгеләнгән.


Ханну Химанен визиты тәмамланганда, бизнес-инкубаторның дан стенасына: “Киләчәктә дә зур һәм кызыклы планнар! Уңышлар телим! Без сезгә ярдәм итәрбез!” дип язды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International