Татарстанда 3g+ элемтәсендә интернет-трафик 4 мәртәбә үскән

2013 елның 9 июле, сишәмбе

2013 елның июнендә Татарстанда 3G+ мобиль элемтә буенча “Ростелеком” ААҖ абонентларына җиткерә торган элемтә трафигы күпкә үскән.

Март ахырыннан – бу вакытта 3G+ элемтәсе эксплуатациягә кертелде – бу күрсәткеч 4 мәртәбә үскән.

Идел буе регионнарында – Тататарстан, Самар, Оренбург, Саратов, Ульян, Пенза өлкәләрендә 900дән артык база станциясе куелган.

Татарстан Республикасында хәзерге вакытта  3G+ элемтәсе белән эре шәһәрләр тәэмин ителгән – Казан һәм Чаллы шәһәрләре. Операторның планларында 3нче поколениедәге мобиль элемтәгә Яшел Үзән, Түбән Кама, Алабуга шәһәрәләрен кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International