Кичә Татарстанның Министрлар Кабинетында “Иннополис” проектын реализацияләүгә багышланган утырыш узды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов IT-шәһәрнең беренче урамы исеменә ризалык белдерде. Ул Университет урамы булды.
Исегезгә төшерәбез, Университет урамы исеме online-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүче булып танылды. Тавыш бирү Innopolis.ru сайтында узды, анда 350 кулланучы катнашып, 50дән артык урам исеме тәкъдим ителгән иде.