Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 ярышларына билет сату буенча 169 инфомат урнаштырылган. 12 июльгә информатлар аша 4 меңнән артык билет сатылган.
“Билетларны мондый рәвештә сату системасы халыкара студентлар уеннары тарихында беренче тапкыр кертелә, - диде ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Татарстанда 2008 елдан бирле халыкка электрон дәүләт хезмәтләрен күрсәтүгә инфоматлар урнаштырылган. Универсиада вакытында инфоматларга уеннар тәртибен, медаль зачет һәм башка мәгълүмати сервислар өстәлде. 6нчы июльдә инфоматлар аша ярышларга билетлар сатып алып була”.
Информат аша билет сатып алуга берничә минут сарыф ителә. Билет өчен акча белән яки банк картасы белән түләп була.
Ярышлар башланыр алдыннан сатып алынган билетны кертүне контрольдә тотычу терминалга китерергә кирәк. “Ак Барс” банкының MasterCard PayPass карталары хуҗалары билетларын карталары белән “бәйләнелгән”, һәм ярышлар башланыр алдыннан билет урынына карталарын гына махсус терминалга китерә ала.
Универсиада вакытында кайбер инфоматларның урыннары үзгәрде. Яңа инфоматлар кунакханәләрдә, спорт объектларында, “ХороShow” кибетләренә, шулай ук, Универсиада Авылында, аэропортта, автовокзалда урнаштырылды.
“Сервис бер атна элек тормышка ашырылды, бу вакыт эчендә терминаллар аша 4 000 билет алынган. Инфоматлар аша билет сатып алу бик җайлы башкарыла”, -ди “Инфоматика” ҖЧҖ генераль директоры Давид Тартаковский.
Министр сүзләренчә, киләчәктә инфоматлар аша кино һәм театрларга билет сату мөмкинлеге кертеләчәк.