РФ Хөкүмәте Чаллыдагы “112” чакыруларны эшкәртү үзәген булдыруны финанслаячак

2013 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

“РФ буенча “112” бердәм номер буенча экстрен оператив хезмәтләрне эшкәртү системасын булдыру” программасы кысаларында РФ хөкүмәте 2013 елга 1 млрд. сум күләмендәге субсидияләрне 8 регион буенча бүлде.

137, 939 млн. сум акча Татарстанда Чаллы шәһәрендә “112” чакыруларны эшкәртү үзәген булдыруга биреләчәк. Әлеге проект ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бердәмлектә башкарыла. 

Тагын 40, 04 млн сум әлеге үзәкне булдырыр өчен Татарсан бюджетыннан бүленәчәк.

Чакыруларны эшкәртү үзәген булдыру буенча координатор булып, Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International