XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарында барлык спорт объектларын функцияләштерүне мәгълүматны җиткерә торган бердәм челтәр белән башкарылган. Әлеге челтәр мәгълүматны эшкәртүче ике үзәккә тоташканда 10 Гбитка кадәр тизлекне тәэмин итә. Әлеге челтәр ярдәмендә Универсиаданың барлык объектларында мәгълүмати система функцияләштерелә.
“Без Универсиаданың спорт объектларында Ауропада иң эре чыбыксыз челтәрләрнең берсен төзедек, - дип сөйләде ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Казанда Универсиада үткәрелгән бер көндә берьюлы Wi-Fi челтәренә барлык 37 спорт объектында 7200 мобиль җиһаз тоташа”.
Бушлай Wi-Fi челтәре Универсиада авылында, “Казань-Арена” футбол стадионында булдырылган.”Казань-Арена” футбол стадионында 150 Wi-Fi ноктасы урнаштырылган.
Казан аэропортындагы модернизацияләштерелгән Wi-Fi челтәре, Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, Универсиада кунакларын көтү зонасында комфортлык белән тәэмин итә.