Австрия Республикасы делегациясенә Татарстанның IT-потенциалын презентацияләделәр

2013 елның 10 июле, чәршәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында Австрия Федераль җирлегенең хөкүмәт башлыгы Тироль Хервиг ван Стаа җитәкчелегендә Австрия Республикасы делегациясе  булды. Делегациядә SWARCO AG компаниясенең президенты һәм вице-президенты Манфред һәм Александер Сваровски да бар иде. Делегация белән Казан ИТ-паркында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин да буды.

ИТ-парктан тыш делегация Казанның башка сәнгать объектларын һәм инновацион площадкаларында да булдылар. Австрия Республикасы программасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашу,Универсиада кысаларында узачак Чехия һәм АКШның  волейбол буенча такымнарының матчларын карау да кергән иде.

Казан ИТ-паркында делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары- мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды. Ул делегациягә ИТ-парк һәм Бизнес-инкубатор буенча экскурсия үткәрде. Бизнес-инкубатор проектлары белән танышторганнан соң, Роман Шәйхетдинов кунакларга электрон документ әйләнеше һәм электрон дәүләт хезмәтләре турында сөйләде.

“Мин беренче тапкыр Казан ИТ-паркында булганда электрон хезмәтләр саны күпкә әзрәк иде, хәзер аларның саны 142! Бу бик яхшы прогресс”, - диде Александр Сваровски.

Кунаклар электрон документ әйләнеше системасы белән кызыксындылар. Роман Шәйхетдинов бүген Татарстанда бар чиновниклар да бердәм система да эшләгәнен белдерле.

“Без Татарстанда электрон дәүләт хезмәтләре һәм документ әйләнеш системасы үстерү өчен күп эш башкарабыз, - диде ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов. – Татарстан буенча интернет кертелүе киң урынны алып тора. Без Татарстан буенча халыкны мәгълүматлаштыру өлкәсендә төрле хезмәтләр белән кулланырга чакырыр өчен яхшы шартлар тудырырырга тырышабыз. Мисал өчен, әле Татарстанда “ИТ-чемпион” конкурсы бара, конкурс кысаларында мәктәп укучылары өлкәннәрне электрон хезмәтләр белән кулланырга өнди. Иң күп балл җыючы укучылар iPad планшетлары белән бүләкләнә.”

Бизнес-инкубаторның сөйләшү бүлмәсендә Роман Шәйхетдинов кунакларны “Иннополис” проекты белән таныштырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International