XXVII Бөтендөнья студентлар уеннарында 6411 видеокамера иминлек тәэмин итә. Алар Уеннарның 58 объектында куелган. Барлык камералар да бердәм видеоархив системасына тоташтырылган, бу барлык камералардагы сурәтне 30 тәүлек саклау мөмкинлеге бирә.
Видеога төшерү системасының уникальлеге объектларда онытып калдырылган әйберләрне танып куркынычсызлык хезмәтләренә хәбәр итүдән гыйбарәт, дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.
Бөтендөньяда җәйге Универсиага Казанда 2013 елның 6 июленнән 17 июленә кадәр бара. Универсиададның бюджеты 228 млрд.сум тәшкил итә.