Чаллы ИТ-паркының җитәкчесе билгеләнде

2013 елның 8 июле, дүшәмбе

Бүген “Югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк” директоры Антон Грачев Чаллы шәһәрендә Чаллы ИТ-паркының яңа җитәкчесен Тимур Хаҗиевны тәкъдим итте. Моңарчы ул “ОЭЗ ППТ “Алабуга” ААҖ резидентларны тәкъдим итү бүлеген җитәкли иде.

Тимур Хаҗиев 1987 елның 30 июлендә Чаллы шәһәрендә туган. 2011 елны ул Казан (Идел буе) Федераль Университетының математика һәм киберника факультетын тәмамлаган.  Икътисадта математик методларны куллану өлкәсендә белгеч. 2012 елны Барселонаның Автоном Университетында (Universitat Autónoma de Barcelona).икътисад һәм администрациясе бизнесында магистр дәрәҗәсен алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International