2013 елның 18-27 июньдә Самар шәһәрендә Идел буе федераль округының «iВолга-2013» яшьләр форумы узды. Проект Россия Федерациясенең Президентының Идел буе федераль округында вәкиле Михаил Бабич патронажы буенча узды.
«СпикФон» проекты гадәттән тыш очракларда халыкка җиткерүне комплекс системасын булдырган. Әлеге Татарстан проекты форумда катнашып, җиңүче булып таныла.
Форумның рәсми сайтында 14 регионнан 4 467 проект гариза теркәлгән. Эксперт нәтиҗә буенча финалга сигез юнәлештәге 40 эш керә: «Технология добра», «Инновации и техническое творчество», «Ты – предприниматель», «Беги за мной», «АРТ квадрат», «Строительство и ЖКХ», «Информационный поток», «Политика».
Финалда «СпикФон» проекты Михаил Бабичка тәкъдим ителә. Ул әлеге проектны “Инновацияләр һәм техник иҗат” юнәлешендә беренче урынга лаек дип таба. Михаил Бабич җиңүчеләрне котлап, аларга уңышлар теләде, һәм әлеге форумда Идел буеның иң талантлы яшьләре катнашканын билгеләде. Форумда җиңүчеләр проектларын реализацияләүгә грантларга ия була. Моңа өстәмә рәвештә регионның губернаторы Никита Белых өлкәнең грант фондыннан җиңүчеләрне билгеләргә 4 млн.сум бирәчәген әйтте. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы проектлар В.В.Путинга да күрсәтеләчәк.
«СпикФон» компаниясенең директоры Илдар Гайнанов: «iВолга - яшь һәм инициативалы яшьләргә проектларын югары дәрәҗәдә күрсәтер өчен яхшы урын. Безнең команда өчен әлеге форумда катнашу – зур казаныш булды. Без чыннан да яхшы кирәкле эш башкарганыбызга инандык. МЧС хезмәтен эффектлырак итү, кирәкле очракта Россиянең һәр кешесе өчен мөһим мәгълүматны санаулы секундларда гына җитүкерү – мөһим эш».