ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов реконструкциядән соң башкаланың Кремль урамында ишекләрен ачкан 420000 нче номерлы почта бүлекчәсен ачу тантанасында катнаштылар. 1 июльдән почта бүлекчәсе иртәнге сигездән кичке унга чаклы төшке ялга тукталмыйча хезмәт күрсәтәчәк.

Россиянең коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы 2013 елны ААҖ “Иннополис”ның устав капиталына 3 миллиард сум акча кертәчәк. ААҖ “Иннополис” Казан читендә ИТ-үзәк төзи.


25
июнь, 2013 ел
сишәмбе

Google Татарстанның мәгариф проектларында партнер буларак катнашырга әзер. Проектларның берсе -  «IT-Чемпион». Санкт-Пебербургта узган халыкара икътисади форумда сөйләшенелгән  шушы һәм башка килүшеләр турында бүген Вице-премьер – Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.

Казан Россиянең яңа буын DBV-Т2 стандартлы цифрлы телевидение мөмкинлекләрен кулланып 19 түләүсез канал карый алучы беренче шәһәре булды. Бүген Казан радиотелевизион үзәгендә цифрлы телевидениенең 9 түләүсез каналын берләштергән икенче мультиплекс тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрелде.

1 июль Татарстанда беренче бизнес-класслы почта бүлеге ачылачак. Мондый статус реконструкциядән соң Казан шәһәренең Кремль урамындагы почта бүлегенә бирелә.


24
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

ИТ һәм элемтә өлкәсе өчен кадрларны әзерләүгә багышланган Татарстан Республикасының коллегиясен министр Роман Шәйхетдинов ачты.


20
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Сезне Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының республикада мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча коллегиядә катнашырга чакырабыз.


19
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Премьер-министр урынбасары – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Санкт-Петербургта IV хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясенең утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасының Россия-Сингапур мөнәсәбәтләренә югары кертем керткәнен билгеләделәр.


17
июнь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Казан ИТ-паркында Македония Республикасының хөкүмәт рәисе урынбасары – Македония республикасының финанслар министры Зоран Ставрески җитәкчелегендәге делегациясе булды.


14
июнь, 2013 ел
җомга

1 июльдә Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнары һәм субъектларның җирле үзидарә органнарының гражданнардан башка дәүләт органнары карары астында булган документларны сорарга ярамау турындады законга 1 ел була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International