Россиянең коммуникацияләр һәм элемтә министрлыгы 2013 елны ААҖ “Иннополис”ның устав капиталына 3 миллиард сум акча кертәчәк. ААҖ “Иннополис” Казан читендә ИТ-үзәк төзи. Бу турыда карарга 27 июнь РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган. Иннополис шәһәрчеге Казаннан 40 км ераклыкта урнашкан. Биредә информацион технологияләр өлкәсендә 10 меңнән артык белгеч яшәр дип планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, бер ел элек, 2012 елның июнендә, Дмитрий Медведев ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Иннополиска беренче нигез ташы салалар.
Карарда: “Татарстан Республикасы Президентының Татарстанның Югары Ослан районының Иннополис шәһәрчегендә “Иннополис” территориаль инновацион үзәген төзү турында тәкъдимен кабул итеп, Россиянең Минкомсвязенә “Иннополис” ачык акционер җәмгыятенең устав капиталына 3 миллиард сум кертергә” диелгән.
Акчалар “2013 елга федераль бюджет, һәм 2014, 2015 елларга план периоды” законы буенча күчереләчәк.