Бүген Казан ИТ-паркында Македония Республикасының хөкүмәт рәисе урынбасары – Македония республикасының финанслар министры Зоран Ставрески җитәкчелегендәге делегациясе булды. Кунакларны ИТ-парк белән Татарстанның Премьер-министры урынбасары – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов таныштырды.
ИТ-парк һәм республикада югары технологияләр үсеше турында сөйләгәндә Роман Шәйхетдинов Татарстанда аерым игътибарны профиль белгечлек буенча белем бирү системасын үстерүгә юнәлтүләрен әйтте. “Без махсус система булдырдык. Аның ярдәмендә ИТ өлкәсендә белгечләр 7нче сыйныфтан бирле әзерләнә. ИТ-лицейны тәмамлагач, талантлы укучылар Казан Федераль университетында ИТ-факультетына укырга керә ала. Аны тәмамлагач, ИТ-паркның резидентлары булган компанияләрдә эшли алалар. Аларның шулай ук киләчәктә квалификацияләрен ИТ-университетта дәвам итү мөмкинлекләре бар. Алар Казаннан 35 км ераклыктан урнашкан югары технологияләр өлкәсендә белгечләр яши торган Иннополис шәһәрчегендә яши ала”.
Зоран Ставрески билгеләвенчә, Македониядә дә хөкүмәт мәгариф үсешенә аерым игътибар бирә: “Без бизнесны алып баруга идеаль урын эшләргә тырышабыз. Университетны тәмамлаучылар арасында бүгенге көндә күбесе дипломлы эшкуарлар. Без Татарстан кебек югары технологияләр үсешенә зур игътибар бирмибез. Без башка юнәлештә күбрәк эшлибез. Әмма без дә мәгариф системасында укучыларга беренче чиратта практик белем бирергә юнәлтәбез.”
Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторында кунакларга электрон хезмәтләр турында, электрон документәйләнеше турында сөйләделәр. Делегация Македониядә дә мондый система булдыру теләкләре турында сөйләделәр.”Без электрон документлар белән эшләргә тырышабыз. – диде Зоран Ставрески. – Мисал өчен, без оешмаларны электрон рәвештә теркәү системасын булдырдык. Бездә фирмаларны 4 көн эчендә теркәп була”.
Министр Роман Шәйхетдинов кунакларга кыска гына Иннополис проекты турында сөйләде. Аннары ИТ-паркның конференц-залында Зоран Ставрески Македония Республикасының инвестицион потенциалын тәкъдим итте: җайлы географик урында урнашканын әйтте. Македония кунаклары илләрендә эшкуарлар льготалары турында сөйләделәр.
Семинар ахырында Роман Шәйхетдинов Македония белән Татарстан арасында булган охшашлыкларны әйтте.Татарстанның сәүдә паласының хөкүмәте рәисе Шамил Алиев Македония кунаклары кызыклы презентация өчен рәхмәт әйтте, һәм киләчәктәге хезмәттәшлеккә өметләрен белдерде.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |