Google Татарстанның мәгариф проектларында партнер буларак катнашырга әзер. Проектларның берсе - «IT-Чемпион». Санкт-Пебербургта узган халыкара икътисади форумда сөйләшенелгән шушы һәм башка килүшеләр турында бүген Вице-премьер – Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сөйләде.
Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Президентының икътисади сораулар буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстанның инвестицион үсеш агентствосының җитәкчесе Линар Якупов һәм Татарстанның икътисад министры урынбасары Артем Здунов катнашты.
“Форумда Google компаниясе белән берлектә тормышка ашырылачак берничә проект буенча килешү төзелде. Казанда компаниянең вакытлыча офисын ачу турында сөйләшүләр бара. – дип сөйләде журналистларга Роман Шәйхетдинов. – Татарстанда беренче тапкыр Google компаниясенең региональ проекты тормышка ашырылачак. Ул үзенә мәгариф өлкәсендә 4 юнәлеш буенча хезмәттәшлекне күз алдында тота. Әлеге проектлар турында тәфсилләбрәк соңрак сөйләячәкбез”.
Google белән эшне без берничә ай дәвамында алып барабыз. Форумда хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләшенелде. Google компаниясенә электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыру максаты белән мәктәп укучылары арасында оештырылган «IT-Чемпион» конкурсының партнеры булачак катнашырга тәкъдим ясалды.
«Cisco компаниясе белән без Татарстанда белгечләрнең сертификацияләү үзәген ачу турында килештек,- дип хәбәр итте Роман Шәйхетдинов. – SAP компаниясе белән компетенция сервис үзәгенең ачу турында сөйләштек, ә IBM, Cisco һәм Microsoft компанияләренә Инополис проекты кысаларында хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясадык.”
“Дөньякүләм танылган ИТ-компанияләрнең Татарстанга тартылуы шатландыра”,- дип ассызыклады Министр.
![]() |
![]() |