Татарстанда бизнес-класстагы беренче почта бүлекчәсе ачылды

2013 елның 1 июле, дүшәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Россия почтасы” ФДУП генераль директоры Дмитрий Страшнов, ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов реконструкциядән соң башкаланың Кремль урамында ишекләрен ачкан 420000 нче номерлы почта бүлекчәсен ачу тантанасында катнаштылар. 1 июльдән почта бүлекчәсе иртәнге сигездән кичке унга чаклы төшке ялга тукталмыйча хезмәт күрсәтәчәк.

Яңартылган әлеге бүлекчә Татарстандагы бизнес-класстагы тәүге почта бүлекчәсе булачак. “Бизнес” форматы дигәндә, беренче чиратта, клиентлар белән эшләү залының бөтенләй яңача оештырылуы күздә тотыла. Ул 7 кабул итү тәрәзәсен берләштергән зонага һәм ирекле сәүдә зонасына бүленә. Шушында ук балалар белән ял итү урыны да каралган. Клиентлар уңайлыгы өчен биредә “Электрон чират” та эшли.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аның тәүге клиенты булды. Ул 1 нче номерлы талон алып ТР элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка әлеге почта бүлекчәсенең ачылуы хакында почта открыткасы юллады. 

Аннары Миңнеханов, Страшнов һәм Шәйхетдинов Казан Универсиадасы символикасы сурәтләнгән почта маркасы һәм конвертын рәсми кулланылышка кертүдә катнаштылар.

Почта бүлегендә һәр көнне 27 000 клиентларга хезмәт күрсәтелер, 8 000 гади хат корреспонденциясе, 5 000 заказ бандероль, 2 000 кыйммәтле бандероль һәм 2 000 акча күчерешләре эшкәртелер дип планлаштырыла.

Әлеге почта бүлекчәсе 1910-1911 елларда төзелгән һәм архитектура һәйкәле булган бинада урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International