Казанда беренче тапкыр икенче цифрлы мультиплекс ачылды

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Казан Россиянең яңа буын DBV-Т2 стандартлы цифрлы телевидение мөмкинлекләрен кулланып 19 түләүсез канал карый алучы беренче шәһәре булды. Бүген Казан радиотелевизион үзәгендә цифрлы телевидениенең 9 түләүсез каналын берләштергән икенче мультиплекс тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрелде. Ул үз эченә “РЕН ТВ”, “ТВ-Центр”, СТС, “Домашний”, “Спорт”, “Спорт плюс”, “Мир”, “Звезда”, ТНТ һәм “Муз ТВ” каналларын алды.

Аңа стартны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин, “Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре” ФДУП генераль директоры Андрей Романченко, Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бирде. 

Тантанада ясаган чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республикада баручы күп кенә вакыйгаларның Универсиадага әзерлек белән бәйле булуына басым ясады. Цифрлы телевидениенең икенче мультиплексын Казанда эшләтеп җибәрүне тизләтү дә шуның белән бәйле. Президент федераль министрлыкка, “Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре” предприятиесенә, бу эшне оештыруга булышлык иткәннәре өчен, рәхмәт белдерде. “Хәзер республика халкына кайсы җирлектә яшәвенә карамастан, сыйфатлы, яхшы сигнал һәм мәгълүмат алу мөмкинлеге туды. Бу безнең тагын да оперативрак, мобильрәк булуыбыз, бу өлкәдәге гомумдәүләт сәясәте турында сөйли”, - ди ул.

“Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре” ФДУП генераль директоры Андрей Романченко журналистлар белән булган әңгәмәсендә белдергәнчә, икенче цифрлы мультиплексны быел Казаннан тыш, Россиянең тагын 1508 шәһәрендә эшләтеп җибәрү бурычы куелган. 2014-2015 елларда да елына уртача 1500 шәһәр күздә тотыла.

Аның сүзләренә караганда, цифрлы каналларның икенче пакетын эшләтеп җибәрүгә әзерлек, беренчесенә караганда, арзанракка төшкән. Чөнки беренчесенә инфраструктура әзерләгәндә перспективалар күздә тотылып, ныклы база булдырылган. Россия буенча беренче мультиплексны әзерләүгә 50 млрд сумнан артык акча тотылган булса, икенче мультиплеска - 14,5 млрд сум.

Андрей Романченко сүзләренә караганда, Татарстанда беренче мультиплексны әзерләүгә 888 млн сум тотылган булган.

Икенче түләүсез каналлар пакетын хәзер Казаннан 40-60 км радиустагы торак пунктларда яшәүчеләр дә карый алачак. Бу ел ахырына кадәр республикада беренче мультиплексны караучы йорт хуҗалыкларының өлеше 85 процентка, ә икенче мультиплексны караучылар 70 процентка җитәргә тиеш.

Роман Шәйхетдинов барлык казанлыларны әлеге вакыйга белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International