Казанда беренче бизнес-класслы почта бүлеге ачылачак

2013 елның 25 июне, сишәмбе

1 июль Татарстанда беренче бизнес-класслы почта бүлеге ачылачак. Мондый статус реконструкциядән соң Казан шәһәренең Кремль урамындагы почта бүлегенә бирелә.

«Бизнес» форматы клиент залын яңача оештыруны күз алдында тота. Зал ике өлешкә бүленәчәк: 7 эш “тәрәзә”се белән операцион зона һәм ирекле сату зонасы. Бүлектә маркалар һәм Универсиада 2013 уеннарына билетлар сату булачак. Уңалыйлык өчен “электрон чират” системасы эшлиячәк. Шулай ук, балалар белән ял итү урыны да каралган.  

Почта бүлеге ачылышында Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Казан шәһәренең мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутатлары катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International