ИТ һәм элемтә өлкәсе өчен кадрларны әзерләүгә багышланган Татарстан Республикасының коллегиясен министр Роман Шәйхетдинов ачты.
«Бүгенге коллегиягә башкачарак форматта булыр. – диде Роман Шәйхетдинов. – Ул интерактив характерда узачак.Өл дискуссия форматында барыр. Бүген безнең белән «ICL-КПО ВС» ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков, “Барс Груп” ЯАҖ генераль директоры Тимур Әхмәров, А.Н. Туполев исемендәге КМИТУ- КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, КФУның ИТИС Югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьянов һәм Иннополис Университетының административ директоры Дмитрий Кондратьев».
Коллегиянең төп соравы, информацион технологияләр һәм элемтә өлкәсендә кадрлар потенциалын үстерү.
« Бүген без HeadHunter компаниясе тәкъдим иткән кызыклы цифраларны күрәбез. Татарстанда 74% ИТ-белгечләрнең күченеп китәсе килә, ә 22% моны тормышка ашыруга тырышлык ясыйлар. Татарстанда хезмәт базарында ИТ-белгечләргә сорау тәкъдимнәрдән артыграк», - дип билгеләде Роман Шәйхетдинов.
«ИТ- өлкәсе Татарстанда бик тиз үсә. Ләкин без бүген дә 5 ел элек әзерләнгән кадәр ИТ-белгәчләр әзерлибез., -дип ассызыклады Министр.- ИТ-белгечлекләр өчен бюджет урыннарын арттырырга кирәк. ИТ-белгеч дөньякүләм ИТ-мөһиткә кереп китәргә әзер булырга тиеш. Әлегә факт өчен нглиз теле белемен арттыру да кирәк.Белгечләрдә эшкуар рухын тәрбияләргә кирәк».
Министр коллегиядә катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде.
Коллегиядә кабул ителгән карарлар Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыгы сайтында бастырылачак.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |