Ведомстволар ара электрон үзара бәйләнеш системасы турында Роман Шәйхетдинов: “Ел дәверендә без гражданнарны 220 мең мәртәбә чиновниклар кабинетлары буйлап йөрүләреннән коткардык”

2013 елның 14 июне, җомга

1 июльдә Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнары һәм субъектларның җирле үзидарә органнарының гражданнардан башка дәүләт органнары карары астында булган документларны сорарга ярамау турындады законга 1 ел була.

Татарстанда 2012 елның февралендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алуны оператив башкару нияте белән, ведомстволар ара электрон үзара бәйләнеш системасы эшли башлый. Бүгенге көндә системаны 17 министрлык һәм ведомстводан, 45 муниципаль районнар һәм шәһәр округларыннан 3 306 кулланучы файдалана. Систем аша региональ, шулай ук федераль хөкүмәт органнарына 60 төр гаризә җибәреп була. Система эшләү дәверендә 220 000 артык ведомстволар ара гаризә җибәрелгән.

“Бу система кшеләр тормышы ничек җиңеләйтә соң? Беренчедән, бу ел эчендә гражданнар 220 мең мәртәбә төрле справка артыннан йөрүләрдән азат ителде. Аларга эштән сорап, Росреестр, Кадастра палатасына, Исполкомнарга барырга, бөкеләрдә, чиратларда торырга кирәкми. Икенчедән, гражданнар төрле справкалар алганда дәүләт пошлиналарын түләмиләр. Шулай итеп ел эчендә 120 млн.сум экономия башкарылды.”, -дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

Системаның эшен тулаем башкармый, артык документлар сораган  чиновникларга, оешмаларга (843)-5-114-115 телефон номеры аша зарланып була.

Шуны истә тотырга кирәк, 210нче федераль закон буенча, 19 төп “шәхси” документларны кешеләр үзләре тапшырырга тиеш: алар арасында паспорт, медицина справкалары, архив выпискалары. Шулай ук, гражданнар гаилә турындагы документларны үзаллы тапшырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International