Хөрмәтле коллегалар!
Сезне Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының республикада мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә кадрлар әзерләү буенча коллегиядә катнашырга чакырабыз.
Чара 24 июнь (дүшәмбе) сәгать 10.00 Казан ИТ-паркында (Петербург урамы, 52) узачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен теркәү сәгать 9.30да башлана.
Министрлыкның коллегиясе ачык дискуссия рәвешендә узачак, биредә мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә оешмаларның 100дән артык җитәкчеләре катнашачак. Дискуссиянең модераторы булып, Startbase инновацияләр үстерү буенча федераль системаның маркетингы буенча директоры, танылган эксперт Олег Баранников катнашачак.
ИТ өлкәсендә белем бирүне, Татарстанда ИТ-белгечләрне кирәклелеге турында коллегиядә киләсе кешеләр фикер алышачак:
- Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,
- «ICL-КПО ВС» ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков,
- “Барс Груп” ЯАҖ генераль директоры Тимур Әхмәров,
- А.Н. Туполев исемендәге КМИТУ- КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов,
- КФУның ИТИС Югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьянов,
- Иннополис Университетының административ директоры Дмитрий Кондратьев.
Коллегия кысаларында ИТ-паркның холлында ИТ-вакансияләр күргәзмәсе дә узачак.
Хөрмәтле журналистлар! Чарага 21 июнь сәгать 17.00гә кадәр 264-73-34 номеры яки gg@tatar.ru электрон почтасы аша аккредитация үтеүгеч сорала.
Чараның программасы:
9:00-10:00 Регистрация. ИТ-вакансияләр күргәзмәсе ачылышы
10:00-10.05 Премьер-министр урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдиновның чыгышы
10:10-12:05 Беренче панель дискуссия. Рәсми өлеш.
12:05-12:15 Кофе-брейк
12:15-13:15 Икенче панель дискуссия.