Бүген Санкт-Петербургта Сингапур компанияләре Singapore Technologies Electronics Limited белән IDA International Pte һәм Татарстан арасындагы меморандум кул куйдылар

2013 елның 19 июне, чәршәмбе

Премьер-министр урынбасары – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов бүген Санкт-Петербургта IV хөкүмәтара Россия-Сингапур комиссиясенең утырышында катнашты. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасының Россия-Сингапур мөнәсәбәтләренә югары кертем керткәнен билгеләделәр.

Утырышны Россия Федерациясенең Хөкүмәт Рәисеның беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Сингапурның Вице-премьеры – финанслар министры Тарман Шанмугаратнам ачты. Яклар илләрнең сәүдә-икътисади хезмәттәшлеген, авыл хуҗалыгы һәм транспорт өлкәсендәге хезмәттәшлеген, мәдәният һәм туризм, социаль инфраструктура һәм информацион технологияләр өлкәсендәге бәйләнешләре турында сөйләштеләр.

Утырыш ахырында Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Сингапур компанияләре Singapore Technologies Electronics Limited һәм  IDA International Pte белән үзара килешү меморандумына кул куелды.

“Сингапурда без инновацион технологияләр өлкәсендә партнерлар һәм идеяләр табабыз, - ди Роман Шәйхетдинов. – Бүгенге көндә республикада реализацияләнгән күпчелек проектлар Сингапур тәҗрибәсе буенча эшләнелә. Моның исәбендә югары технологияләр өлкәсендәге технопарк – ИТ-парк,  югары технологияләр өлкәсендәге белгечләр өчен “Иннополис” шәһәрчеген төзү дә керә.”

Безнең фикеребезчә “Иннополис” Россия икътисадын яхшыртуда, үстерүдә зур адым булачак. Проектның мастер-планы Сингапурның RSP ArchitectsPlanners & Engineers бюросы белән эшләнелгән.- ди Министр. – “Иннополис” проекты буенча Сингапур инвесторлары белән сөйләшүләр алып барыла”.

“Бүген Татарстан өчен мөһим булган ике меморандумга кул куелды. Берсе –  Singapore Technologies Electronics Limited белән– дата-үзәк, интеллектуаль транспорт схемасын эшләүгә юнәлтелгән,- дип комментарий бирә Роман Шәйхетдинов. – икенче меморандум - IDA International  белән–  электрон хөкүмәт һәм электрон хезмәтләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә юнәлтелгән.”

21 июнь Казанга Синапурның Вице-премьеры – финанслар министры Тарман Шанмугаратнам җитәкчелегендә Сингапур Республикасы делегациясе киләчәк. 22 июнь Казан ИТ-паркында Татарстан һәм Сингапур яклары катнашында бизнес-форум узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International