Универсиада Утын кабызу бүген Югары Осланда мәдәният һәм ял итү паркында узды. Тантаналы чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстанның дәүләт киңәшмәсе депутаты Марат Хәйруллин һәм Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов катнашты.
“Хәерле көн, югарыосланлылар! Мин сезне спорт, яшьлек, студентлык бәйрәмендә сәламләвемә шатмын! Бу Ут эстафетасының соңгысы. Иртәгәдән ул Казанда стадионда Чашада булачак. Биредә Универсиадага старт биреләчәк. 160 000 километр, дөньяның 51 шәһәре, 2013 факелны тотып баручылар, - диде Роман Шәйхетдинов. – Мин сезнең барчагызга да яхшы кәеф телим, һәм Казанда узачак бу кызыклы чарада катнашырга чакырам”.
Югары Осланнан Универсиада Уты Яшел Үзәнгә алып барыла, аннары Казанга. 6 июль Ут Эстафетасы Kazan Arenа стадионында булачак.
Универсиада уты – бердәмлек, дуслык символы. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада эстафетасының дөньякүләм универсиадалар арасында аналоглары юк. Ул 2012 елның 15 июлендә Сорбона Париж университетында старт ала. Биредә 1923 елны халыкара студент уеннары тарихында беренче уеннар була.
2013 елның гыйнвареннән июленә кадәр Универсиада Уты Россия буйлап узды. Чаралар 30лап эре шәһәрләрдә узды, шулай ук Татарстан буенча 44 шәһәр муниципаль районнар үзәкләрендә.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |