Бүген АКШның Россиядәге Тулы вәкаләтле илчесе Майкл Макфол Казан ИТ-паркында булды. Аны ИТ-парк директоры Антон Грачев каршы алды.
Майкл Макфолга ИТ-парк бизнес-инкубаторын тәкъдим иттеләр, анда ИТ өлкәсендә перспектив проектлар үсә. Майк Макфолга Россиянең товарлар порталы“Product-Test”, видеорегистратоларның уникаль системасы “RoadAR”, “Эйдос” компаниясеннән хирургларга тәкъдим ителгән уникаль тренажер күрсәтелде
Бизнес-инкубаторның сөйләшү бүлмәсендә Антон Грачев илчегә Татарстандагы дәүләт электрон хезмәтләре, электрон документ әйләнеше һәм “Иннополис” проекты турында сөйләде. Майк Макфол электрон рәвештә күрсәтелә торган хезмәтләр саны белән гаҗәпләнде.
“Бүген без Казанны Россиянең ИТ-башкаласы итеп ясарга тырышабыз”, - диде Казан ИТ-паркы директоры Антон Грачев һәм илчегә “Иннополис” проектын тәкъдим итте.
Беренче этапның төзелеш эшләре 2015 нче елга төгәлләнәчәк. Гомумән, барлык эшләр 2027 нче елга тәмамлана. Мастер-план нигезендә әлеге вакытка шәһәрдә 155 мең кеше яши алачак.
Антон Грачев сүзләренчә, ИТ-университет Иннополисның тагын бер әһәмиятле объекты булып тора, анда ИТ өлкәсе өчен белгечләр әзерләячәкләр.
“Сезгә әлеге проектта уңышлар. Бу тормышка ашырырга авыр булган бик зур проект, ләкин ул Россия өчен бик әһәмиятле булачак”, - дип билгеләде Майкл Макфол.
АКШ илчесе сәфәре соңында бизнес-инкубаторның диварында “Мөгаен, киләчәк инде монда. Әлеге киләчәкне төзүдә уңышлар”, дип язып калдырган.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |