Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов Казан ИТ-паркында булды

2013 елның 6 июле, шимбә

Казанга рәсми килүе кысаларында Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов кабат Казан ИТ-паркында булып узды. Казан ИТ-паркы 2ченче ел рәттән Россиядә югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы технопарк булып санала.

Губоернаторны Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ИТ-парк директоры Антон Грачев каршыладылар.

Николай Цукановка “Спикфон” һәм “Семь пядей” проектлары, Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталын uslugi.tatarstan.ru популярлаштыру максаты белән мәктәп укучылары арасында оештырыла торган "IT-Чемпион” конкурсы, “Халык контроле” мәгълүмати системасы турында сөйләделәр.

Бүгенге көндә Калининградта инновацион үсеш кластерларын төзү буенча эш алып барыла. План буенча ул “Калининград” ИТ-паркы булачак. Бу объект 300 яңа компанияләргә, 2 500 яңа эш урыны бирәчәк.

“Калининград өлкәсе хакимияте инновацион өлкәдә төрле проектлар реализацияләүгә зур игътибар бирә. Казаннан тәҗрибә алып, Калининград та яңа ИТ-парк төзергә ниятлибез”, - диде Николай Цуканов.

Казан ИТ-паркы буенча экскурсия ахырында Николай Цуканов инфраструктураның югары үсешен билгеләрде: “Татарстаннан өйрәнәсе нәрсәләр бар. Безнең ИТ-парк әлегә проектлау стадиясендә генә.”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International