Универсиада вакытында Казанда “Мегафон” компаниясенең алты күчмә база станциясе эшләячәк. Алар мобиль элемтә эшен оештыру һәм аның сыйфатын арттыруга ярдәм итәчәк.
“Мегафон”ның күчмә база станцияләре Елга порты, “Ривьева” күңел ачу комплексы, Универсиаданың мәдәни паркында, Сабантуй үткәрү мәйданнарында (Тынычнык поселыгы) булачак.
“Уеннар үткәрү вакытында элемтәгә өстәмә “нагрузка” килә. Шуңа күрә кешеләрне сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү өчен күчмә база станцияләре кертелде. Мисал өчен, Кремль янындагы Мәдәни паркта бер юлы 30 000гә кадәр кеше булуы ихтимал. Нәкъ менә шушындый урыннар өчен күчмә база станцияләре кертелде”, - дип белдерә “Мегафон” компаниясенең Татарстанстандагы директоры, “Мегафон” ААҖ “Универсиада 2013” проектының җитәкчесе Сергей Обыденников.
Мобиль база станция булып 2G һәм 3G функционалын үз эченә алган телекоммуникацион оборудование белән зур йөкле машина санала. Ул оператив рәвештә элемтә сигналларын тәэмин итәчәк.