ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2011 ел
чәршәмбе

Иртәгә Казанның   “Корстон” үзәгендә “IT@ Securuty Forum 2011”  исеме астында информацион технологияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә мультивендор конференция башланачак. Форум ике көн дәвам итәчәк һәм анда дәүләт секторының, банк, телекоммуникация,  нефть һәм газ өлкәсендә эшләүче компанияләрнең 250 дән артык  вәкиле, шулай ук регуляторлар – ФСТЭК һәм Роскомнадзор вәкилләре  катнашачак.


23
май, 2011 ел
дүшәмбе

Бүген РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов Казандагы эшлекле визиты барышында “IT-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта урнашкан бизнес-инкубаторны  карады. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.


20
май, 2011 ел
җомга
Өчкөнлек StartupWeekend  ИТ-проектлар эшче сессиясе бүген “Идея” инновацион технопаркында старт алды. StartupWeekend   яшь эшмәкәрләрнең бизнес-проектларын үстерүгә юнәлдерелгән  зур сериянең бер өлеше.
Ул өч көн дәвам итәчәк һәм “ИT-парк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркта яңа ачылган Бизнес-инкубаторга  проектлар сайлауның бер этабы булачак. StartupWeekend  көннәрендә иң яхшы проектлар  Бизнес-инкубаторда июнь башында узачак экспертлар сайлавына чакыру ала.
 

17
май, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы һәм РФ Роскомнадзоры арасында 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрүдә үзара ярдәм итешү буенча килешү имзаланды. Документка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль хезмәт җитәкчесе Сергей Ситников кул куйды.


16
май, 2011 ел
дүшәмбе

Казанда, Яр Чаллыда, Түбән Камада, Лениногорскида, Шәймәрдәндә һәм Биләрдәге  радиотелетапшыру үзәкләрендә планда каралган ремонт булачак. Бу вакытта барлык техник чаралар да өзелгән була. “Татарстан Республикасы РТПЦ” РТСР филиалына караган антенна-фидер җайланмаларына ремонт Россия теле-радио тапшырулары челтәренең 2011 елга каралган графигы буенча алып барылачак.


14
май, 2011 ел
шимбә

Татарстан - информацион регионга, ә Казан – Россиянең ИТ-индустриясе башкаласына әверелә. Бүген Казанның ИТ-паркына визиты барышында РФ Президенты ярдәмчесе Аркадий Дворкович шулай дип белдерде. Татарстанда дәүләт секторында информацион технологияләр уңышлы кулланыла: ЮХИДИ штрафларын түләү, балалар бакчасына чиратка басу, Загска заявление  бирү кебек эшләр – барысы да Интернет аша өйдән яки офистан чыкмыйча гына эшләнә , дип  искәртте ул.


26
апрель, 2011 ел
сишәмбе

Бүген Казанда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев катнашында Татарстанның ИТ- өлкәдә булган казанышларын презентацияләү һәм  2013 елда узачак Универсиаданың ИТ-концепциясен тормышка ашыру буенча киңәшмә узды.


25
апрель, 2011 ел
дүшәмбе

Татарстандагы медицина һәм IT-технологияләр өлкәсендәге иннвацион эшләнмәләр бүген Ямал-Ненец автономияле округы делегациясенә тәкъдим ителде. Губернатор Дмитрий Кобылкин җитәкләгән мәртәбәле делегацияне “Казан” халыкара аэропортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев каршы алды.


21
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасында элемтә өлкәсендә сыйфатны яхшырту проблемаларын хәл итү өчен конструктив юллар эшләнгән. Бу турыда Казанга эшлекле визит белән килгән Калуга өлкәсенең губернатор урынбасары Максим Шерейкин Татарстанда элемтә сыйфатын күтәрү буенча уздырылган икеайлыкка йомгак ясау пресс-конференциясендә белдерү ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International