Бүген Казанда РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев катнашында Татарстанның ИТ- өлкәдә булган казанышларын презентацияләү һәм 2013 елда узачак Универсиаданың ИТ-концепциясен тормышка ашыру буенча киңәшмә узды.
Казан ИТ-паркында федераль министрны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков, вице-премьер - ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров озатып йөрде.
Игорь Щеголевка ТР Премьер-министры Илдар Халиков республикада дәүләт хезмәтләрен күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү турында сөйләде. Федераль министрны кирәкле системалар булдыручы “Барс груп” компаниясе эше белән таныштырдылар. Компания җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстан керткән модель Россиянең 57 регионында кулланыла.
“Татарстанда тотылган акча хәзер 57 регионда кайтарыла.Бу Татарстанда ИТ-өлкәгә акча тоту отышлы, дигән сүз”, - дип азсызыклады Илдар Халиков.
“Электрон мәгариф” проекты турында сөйләгәндә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәзер республикада укытучылар өчен шәхси ноутбуклар гына түгел, мәктәпләргә интерактив такталар алу да планлаштырыла, диде. Бу, репсублика башлыгы фикеренчә, ИТ- технологияләрне мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Игорь Щеголевка шулай ук “Электрон сәламәтлек саклау”, ГЛОНАСС +112 проектлары үсешен тәкъдир иттеләр. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров ИТ-парк резидентлары эшчәнлеге белән таныштырды.
Игорь Щеголев ИТ-паркның инфраструктурасы белән кызыксынды. Министрга көчле дата-үзәк, 200 терабайт күләмендәге мәгълүмат саклагычы һәм җитештерүчәнлеге 10 терафлопс булган суперкомпьютер күрсәттеләр. Шулай ук министр ИТ-паркның кунакханәсен дә карады.
“Документ әйләнеше системасы” компаниясендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков республикада электрон документ әйләнеше ничек оештырылганын iPad ярдәмендә үзе күрсәтте. 2006 елдан 2010 елга кадәр бу система аша 3 миллин документ каралган, 4,5 резолюөия салынган. Көн саен 4 меңнән артык яңа документ һәм 7 мең резолюөия барлыкка килә.Мондый системаларны Татарстан беогечләре башка регионнарда да кертәләр.