ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2011 ел
чәршәмбе

Хәзер Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү uslugi.ru порталында Visa International, MasterCard, American Express, Diners Club яки JSB пластик карталар ярдәмендә  түләп була.


9
апрель, 2011 ел
шимбә

2011 елның март аенда Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталы аша балалар бакчасына кабул итү турында бирелгән гаризаларның 52% электрон рәвештә бирелде.

ТР Премьер-министр урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров бүгенге киңәшмәдә шул турыда хәбәр итте. Киңәшмәне Министрлар Кабинетында республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында ТР Премьер-министры Илдар Халиков уздырды.


7
апрель, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының барлык поликлиникаларында һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә пациентлар врачка электрон рәвештә языла алалар. “Электрон сәламәтлек саклау” проектын тормышка ашыру районда 2011 елда башланган иде, шул вакыттан түбәнкамалылар 278 тапкыр читтән торып язылу мөмкинлегеннән файдаланганнар, шул исәптән 135 мең кеше -  быел март аенда.

Узган ел белән чагыштырганда казанлылар гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең “112” номерын ике тапкыр ешрак куллана башладылар, ә мондый мөрәҗәгатьләр  Гадәтттән тыш хәлләрдән коткару,Эчке эшләр, Сәламәтлек саклау министрлыклары диспетчерлык хезмәтләренә килгән барлык шалтыратуларның 25 процентын тәшкил итте.


4
апрель, 2011 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында эшләүче оешмаларның 2010-2012 елларга региональ килешүенә кергән үзгәрешләр һәм кушымталарга кул куелды.

ТР Министрлар Кабинеты 2011 елның 30 мартында чыккан  239 номерлы карары белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары итеп моңа кадәр “Идея” Технопаркының юридик департаменты директоры вазыйфаларын башкарган Әнисә Җәмил кызы Гайнуллина билгеләнде.

Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Әнисә Гайнуллина дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү планын тормышка ашыру мәсьәләләрен алып барачак.

 


30
март, 2011 ел
чәршәмбе

 РФ Дәүләт Думасы Председателе Борис Грызлов Татарстанда кулланылучы “Электрон көн тәртибе” системасын Госдумада да кертергә тәкъдим итте. Моның өчен махсус эш төркеме булдырылачак.  Мондый тәкъдимне Борис Грызлов Татарстандагы “ТР Дәүләт Советы электрон көн тәртибе” һәм “ ТР ведомствоара электрон документ алмашу” системалары белән танышканнан соң әйтте. Моннан тыш, ул   электрон документ алмашу системасын керткәндә татарстанлылыар тәҗрибәсен кулланырга чакырды. ИТ-Парк резиденты булып торган  “Системы документооборота” компаниясенең бу эшкәртмәләре  РФ Дәүләт Думасы регламент һәм оештыру комитеты инициативасы белән  Мәскәү шәһәрендә  тәкъдим ителде һәм Дәүләт Думасында зур бәя алды.


1
март, 2011 ел
сишәмбе

Татарстанда элемтә хезмәтләренең - телефон элемтәсе , Интернет челтәренә ялгану, телевизион сигналлар тапшыру - сыйфатын яхшырту айлыгы дәвам итәчәк. Бу турыда ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат очрашуында әйтелде. Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин, Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.


28
февраль, 2011 ел
дүшәмбе

Татарстанлылар универсаль электрон картаны (УЭК) кулланышка кертүгә әзер, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров. РФ Президенты каршындагы иктисадның модернизация һәм технологик  үсеше комиссиясенең 21-нче утырышы алдыннан узган бүгенге брифингта  ул шулай дип белдерде.


25
февраль, 2011 ел
җомга

Россия табигый ресурслар һәм экология министры Юрий Трутнев экология торышы турында ачык Интернет – сервис булдырырга тәкъдим итте. Моны ул Югары технологияләр  буенча эшләүче ИТ-парк” технопаркына Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов белән бергә узган визиты вакытында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International