Универсаль электрон карта дәүләт хезмәтләрен алу өчен уңайлы инструмент булачак

2011 елның 28 феврале, дүшәмбе

Татарстанлылар универсаль электрон картаны (УЭК) кулланышка кертүгә әзер, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров. РФ Президенты каршындагы иктисадның модернизация һәм технологик  үсеше комиссиясенең 21-нче утырышы алдыннан узган бүгенге брифингта  ул шулай дип белдерде.

Николай Никифоров сүзләренә караганда, бүген республикада штрафларның якынча 18 проценты, чит ил паспортлары алуның 14 проценты, ЗАГС органнары хезмәтенең 8 проценты электрон  рәвештә түләнә. Дәүләт хезмәтләре өчен түләүдә яңа карталарның җайлы булачагы көн кебек ачык, диде министр.  

“Барлык субъектларның бурычы – үз системаларын ачык төзү һәм аларны бер бөтен булырлык итеп мәгълүматлаштыру”, - дип әйтте ул. УЭКның ил күләмендә ничек эшләвен гражданнар тулысынча төшенсеннәр өчен, карталарның дизайнын бертөрле ясарга кирәк, дип тәкъдим итте Николай Никифоров

РФ Президенты ярдәмчесе  Аркадий Дворкович  әйтүенчә, универсаль электрон карта кертү – модернизация комиссиясе эшендәге зур проектларның берсе. Хәзер карта өч регионда – Татарстанда, Башкортостанда, Астрахань өлкәсендә пилот кулланышка керә, шулай ук Мәскәүдә, Краснодарда аерым  эшләнмәләр бар

Проектны гамәлгә ашырганда  “стартта  артык тоткарланмаска мөһим”,- диде Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф. “УЭК –гражданнарның хакимият белән аралашу өчен иң яңа инструменты, ул бу аралашу процессын үтә күренмәле ясый һәм коррупцияне дә киметә”. “Хәзер карта бумы башланды - төрле структуралар үз карталарын чыгара башлады, тик аларның УЭК проектына берниниди катнашы юк, һәм бу бюджетны әрәм-шәрәм итү генә”.

Карта кулланганда гражданнар һәм оешмалар төрле кушымталар белән эшләргә мөмкинчелек алалар. Мәәлән, мәктәпләрдә карта пропуск хезмәтен үти ала. “Платформасын ачык итәргә кирәк, стандартларын бирергә һәм сервисның ничек үтәлешен Apple программасында каралган кебек тикшереп барырга кирәк”, - дип  дәвам итте Герман Греф

Аркадий Дворкович Комиссия утырышында  программаны кулланышка тапшыруның конкрет вакыты турында карар кабул ителергә тиешлеген искәртте. Техник требованиеләр кабул ителергә, УЭК ны куллануга тапшыру өчен, ведомствоара мәгълүмат алмашу өчен, хезмәт алуга язылу өчен аерым инфраструктура булырга тиешлеген әйтте.

 “Без регионнарга УЭКны кулланышка кертү буенча рекомендацияләр бирергә, нинди принципларга ориентир тотарга икәнен искәртергә планлаштырабыз”, -дип өстәде Президент ярдәмчесе

Утырыш темасы буенч төп докладчылар РФ Икътисади үсеш министрлыгы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина һәм Мәскәү мэры Сергей Собянин  булачаклар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International