РФ Дәүләт Думасы Председателе Борис Грызлов Татарстанда кулланылучы “Электрон көн тәртибе” системасын Госдумада да кертергә тәкъдим итте. Моның өчен махсус эш төркеме булдырылачак. Мондый тәкъдимне Борис Грызлов Татарстандагы “ТР Дәүләт Советы электрон көн тәртибе” һәм “ ТР ведомствоара электрон документ алмашу” системалары белән танышканнан соң әйтте. Моннан тыш, ул электрон документ алмашу системасын керткәндә татарстанлылыар тәҗрибәсен кулланырга чакырды. ИТ-Парк резиденты булып торган “Системы документооборота” компаниясенең бу эшкәртмәләре РФ Дәүләт Думасы регламент һәм оештыру комитеты инициативасы белән Мәскәү шәһәрендә тәкъдим ителде һәм Дәүләт Думасында зур бәя алды.
Дәүләт Думасы Аппараты җитәкчесе Алексей Сигуткин, Регламент һәм оештыру комитеты председателе Отари Аршаба һәм Информацион политика, информацион технологияләр һәм элемтә комитеты председателе Сергей Железняк мондый системага iPad планшетларында һәм ноутбукларда тест уздырдылар. Презентациядә шулай ук Федераль саклау хезмәтенең махсус элемтә һәм информация бүлеге вәкилләре, Дәүләт Думасы хезмәткәрләре катнашты.
Татарстанда 2006 елдан гамәлгә кергән бердәм ведомствоара электрон документ алмашу системасы республиканың барлык дәүләт хакимияте органнарын берләштерә. Анда 1,2 мең оешмадан 18 мең дәүләт хезмәткәре теркәлгән. Системага министрлыклар һәм ведомстволар гына түгел, муниципаль оешмалар да кергән.
Узган елның декабрь аеннан башлап Татарстанда депутатлар бу система буенча iPad планшетларында эшлиләр. Бу күпсанлы кәгазь документларны электрон рәвешкә күчерергә мөмкинлек бирде,кирәк документ тиз арада табыла, бер документтан икенчесенә күчәргә, көн тәртибенә үзгәрешләр кертергә мөмкинлек биреп, эшнең нәтиҗәсен арттыра.