Татарстанда элемтә хезмәтләренең - телефон элемтәсе , Интернет челтәренә ялгану, телевизион сигналлар тапшыру - сыйфатын яхшырту айлыгы дәвам итәчәк. Бу турыда ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат очрашуында әйтелде. Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин, Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.
24 гыйнвардан бу айлык игълан ителгәч, Татарстанда яшәүчеләр элемтә хезмәте күрсәтү турында дәгъваларны министрлык сайтында интерактив сервис ярдәмендә яисә (843)5-114-115 телефоны аша җиткерә алалар иде.
Министр Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, айлык барышында Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгына гражданнардан 1244 мөрәҗәгать алынган. Мөрәҗәгатьләрнең 57 проценты кәрәзле элемтә сыйфатына, 21 проценты- телерадио сигналларына, 10 проценты Интернетка, 1,5 проценты – чыбыклы элемтәгә, 1,3 проценты почта эшенә караган.
Бүгенгә барлык мөрәҗәгатьләрнең 96 проценты каралды һәм алар буенча чаралар күрелде, дип хәбәр итте министр. Айлык башына караганда хәзер дәгъвалар 19 тапкыр кимегән.
Министрлык Татарстанда эшләүче федераль кәрәзле операторлар белән февраль-март айларында тагын 268 база станциясен ( бу барлык станцияләрнең 7 проценты) эшләтеп җибәрү турында килешүгә ирешкән. Бу станцияләр, беренче чиратта, проблемалы участоклардагы хәлне чишәргә ярдәм итәргә тиеш. Февраль аена планлаштырылган станцияләрнең бүген инде 106 сы эшләтеп җибәрелгән. Март аенда да бу эш дәвам итәчәк, һәм база станцияләре проблемалы башка участокларда, шул исәптән, “Казан-Аэропорт” трассасында да барлыкка киләчәк.
Моннан ары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин киләчәктә операторларның проблемалы зоналары турында сим-карта сатып алучыларга кисәтәчәкләрен әйтеп узды.