Татарстандагы ИТ-компанияләргә элемтә хезмәткәрләре профсоюзына керергә тәкъдим итәчәкләр

2011 елның 4 апреле, дүшәмбе

Бүген ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагында эшләүче оешмаларның 2010-2012 елларга региональ килешүенә кергән үзгәрешләр һәм кушымталарга кул куелды.

Татарстан Хөкүмәте ягыннан документка Премьер-министр урынбасары- РТ Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрыНиколай Никифоров, тармак оешмасыннан ТР элемтә хезмәткәрләре профсоюзы председателе Раиса Беседина, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры беренче урынбасары Денис Улесов,РТРС “РТПЦ Республики Татарстан” филиалы директоры Владимир Якимов, “Такснет” ЯАҖ генераль директоры Ринат Гәрәев, “ППО Татсвязьпроект” ААҖ генераль директоры Эдуард Хәмзин кул куйдылар.

 Хәбәр ителгәнчә, килешүдә каралган хезмәт һәм социаль гарантияләр минималь дәрәҗәдә, кул куючы яклар килешенгән йөкләмәләрне  формаль рәвештә түгел, ә динамикада үтәргә тиешләр. Николай Никифоров киләчәктә профсоюз оешмасына элемтә тармагы хезмәткәрләре генә түгел, ә ИТ-компанияләр дә кушылыр дип  өметләнүен әйтте. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров әйтүенчә, якын арада ИТ-парк резидентлары булган компанияләр җитәкчеләре белән бу мәсьәләгә багышланган очрашу булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International