ТР Министрлар Кабинеты 2011 елның 30 мартында чыккан 239 номерлы карары белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары итеп моңа кадәр “Идея” Технопаркының юридик департаменты директоры вазыйфаларын башкарган Әнисә Җәмил кызы Гайнуллина билгеләнде.
Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Әнисә Гайнуллина дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтүне электрон рәвешкә күчерү планын тормышка ашыру мәсьәләләрен алып барачак.
Әнисә Гайнуллина 1976 елның 14 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә туган.
2001 елда “юриспруденция” белгечлеге буенча ТИСБИны, 2010 елда Казан дәүләт финанс-икътисади институтында МВА программасын тәмамлады.
2001-2005 елларда “Промышленная страховая компания” фирмасында юристконсульт булып эшләде.
2005-2006 елларда “ТР инвестицион-венчур фонды”оешмасында әйдәп баручы белгеч булып эшләде.
2006-2007 елларда бу фондның юридик бүлеген җитәкләде.
2007 елда ТР дәүләт сатып алулары управлениесенең дәүләт контрактларын тормышка ашыру бүлеген җитәкләде. 2008-2009 елларда бу управлениенең җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын алып барды.
2009-2010 елларда – “Идея и партнеры” ААҖ генераль директоры урынбасары булды.
Татарстан Республикасының 3-нче класслы Дәүләт киңәшчесе. (ПУ № - 406 16.06.2008)
Улы бар.