Казанда “112” номеры гадәттән тыш ситуацияләр турында хәбәр итү өчен ике тапкыр ешрак кулланыла башлады

2011 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Узган ел белән чагыштырганда казанлылар гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең “112” номерын ике тапкыр ешрак куллана башладылар, ә мондый мөрәҗәгатьләр  Гадәтттән тыш хәлләрдән коткару,Эчке эшләр, Сәламәтлек саклау министрлыклары диспетчерлык хезмәтләренә килгән барлык шалтыратуларның 25 процентын тәшкил итте.

Һәркөн диспетчерлык үзәге телефон аша юл һаләкәтләре, янгын чыгу, ашыгыч ярдәм кирәклеге турында 2 меңгә якын шалтырату кабул итә. Мәсәлән, быел мартта “112” номерына 60 меңгә якын шалтырату килгән.

Һәлакәтләрдән коткарганда еш кына өч ведомствоның да катнашы кирәк була, мәсәлән,зур юл һәлакәте, янгын вакытында. Республикада 2009 елдан бирле эшдәп килгән           “Глонасс +112” бердәм навигация системасы ярдәмендә регионның барлык гадәттән тыш оператив хезмәтләре бер системага тоташтырылган. Бу  бик тиз арада  бәла-казадан коткаруга керешергә мөмкинлек бирә. Бәлага тарган кешегә кесә телефоныннан “112” номерын җыю җитә.Шалтыратуны кабул итүгә диспетчер кирәк урынга коткаручылар, ашыгыч ярдәм яисә якын тирәдә булган ЮХИДИ экипажын җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International