ЯҢАЛЫКЛАР


23
февраль, 2011 ел
чәршәмбе

РФ Иҗтимагый палатасы члены, телевидение тапшырулары алып баручы Тина Канделаки җитәкчелегендәге федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары делегациясе бүген югары технологияләр  өлкәсендә эшләүче “IT-парк” технопаркында булып китте. ММЧ вәкилләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары–ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Татмедиа» җитәкчесе Марат Моратов та булдылар.

 


17
февраль, 2011 ел
пәнҗешәмбе

“Электрон сәламәтлек саклау” проектын тормышка ашыруның беренче нәтиҗәләре бүген Түбән Кама шәһәрендә узган киңәшмәдә каралды.

Киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, ТР Сәламәтлек саклау министры беренче урынбасары Адель Вафин, министрлыкның диспетчерлык үзәге Ростислав Туишев, “Таттехмедфарм” фирмасы, ФОМС белгечләре, районның сәламәтлек саклау учреждениеләре баш врачлары катнашты.

РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Сурков кичә  Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Иктисадның модернизация һәм технологик  үсеше комиссиясенең Президиумы утырышын уздырды.


10
февраль, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасында дәүләт, муниципаль һәм социаль әһәмияткә ия хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтүгә күчү планын гамәлгә ашыруның барышы турында” киңәшмә үткәрде.



25
гыйнвар, 2011 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында яшәүчеләр кәрәзле радиотелефон элемтәсе, кабельле һәм эфирлы телевидение сыйфаты, шулай ук Интернет челтәренә керүдә туган проблемалар буенча шикаятьләрне интерактив сервис ярдәмендә тапшыра алалар. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгы сайтында хатларны Интернет-сервис аша кабул итү оештырылган. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта   Премьер-министр урынбасары –ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров хәбәр итте.


18
гыйнвар, 2011 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтәминистрлыгы коллегиясенеңкиңәйтелгән утырышы 2011 елның 20 гыйнварында 9:00 сәгатьтә була. Утырышта тармактагы 2010 ел эш нәтиҗәләре һәм 2011 елга планнар каралачак.


30
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән « Кешеләрне бәйләүче җеп» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү бүген «IT-парк»та үтте.


22
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе

“2011-2015 елларга ТР да цифрлы телевидение оештыру” дигән республика максатчан программасын гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе республика халкын 100 процент социаль әһәмияттәге каналлар белән тәэмин итү булачак. Шул исәптән, цифрлы форматта тапшырылучы республика программалары белән дә. Аларны гарантияле кабул итү өчен 95 процент йорт-хуҗалыкларга шартлар тудырырга кирәк. Бу хакта Премьер-министр урынбасары –ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Телерадиотапшыруларны үстерү һәм цифрлы технологияләргә күчү буенча республика комиссиясе утырышында хәбәр итте. Утырышта республика комиссиясенең эш планы һәм республикада 2010-2015 елларга цифрлы телевидение үстерү планнары тикшерелде.


17
декабрь, 2010 ел
җомга

Бүген Казандагы югары технологияләр  өлкәсендә эшләүче “IT-парк” технопаркында Казанда 2013 елгы XXVIIБөтендөнья җәйге универсиаданы әзерләү һәм уздыру өчен информацион-коммуникацион һәм телекоммуникацион инфраструктура төзүне координацияләү буенча ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды.


16
декабрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Новосибирскида Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Новосибирск өлкәсенә   эш визиты барышында Россия фәннәр академиясе Себер бүлеге һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелды Документны ТР Премьер-министр урынбасары –ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегенең рәис вазыйфаларын үтәүче, академик Ренад Сагдеев имзаладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International