Тина Канделаки җитәкчелендәге журналистлар делегациясе бүген югары технологияләр өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркында булды

2011 елның 23 феврале, чәршәмбе

РФ Иҗтимагый палатасы члены, телевидение тапшырулары алып баручы Тина Канделаки җитәкчелегендәге федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары делегациясе бүген югары технологияләр  өлкәсендә эшләүче “IT-парк” технопаркында булып китте. ММЧ вәкилләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары–ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Татмедиа» җитәкчесе Марат Моратов та булдылар.

Николай Никифоров кунакларга Татарстандагы IT-эшләнмәләр һәм республикада сәламәтлек саклау, мәгариф, дәүләт хезмәте күрсәтү һәм башка социаль яктан әһәмиятле сфераларда информацион технологияләр үсеше турында сөйләде.

Бүген республикада Түбән Кама районының барлык хастаханәләренең һәм сәламәтлек саклау оешмаларының пациентларны электрон чират буенча кабул итү мөмкинлеге булганын хәбәр итте. Табибга түбәнкамалылар махсус терминаллар яки Интернет аша – дәүләт һәм муниципалитет хезмәт күрсәтү uslugi.tatar.ru порталында языла алалар. Мәсәлән, чит ил паспорты алырга язылу, ЗАГСка регистрациягә язылу, ЕГРП документларын алу, ЮХИДИ штрафларын, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм башкалар. Шулай ук республикада яшәүчеләр электрон хезмәтләрне m.tatar.ru мобиль порталы яки инфомат аша алырга мөмкиннәр. Николай Никифоров хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Татарстанда    штрафларның 18%, чит ил паспортын алу буенча 14% һәм ЗАГС органнары хезмәте 7,7% электрон рәвештә эшләнә.

Татарстанда тормышка ашырылучы масштаблы «Электрон мәгариф» программасы кысаларында 2011 елда республика мәктәпләренә укытучылар өчен тагын 20 меңнән артык ноутбук, 6 меңнән артык компьютер һәм 6,7 мең wi-fi нокталары биреләчәк, дип сөйләде Николай Никифоров. Ул шулай ук Татарстанда бөтен сыйныфлар өчен дәрес материалларын электрон рәвештә бирергә әзерлек турында әйтте. Николая Никифоров сүзләренчә, хәзерге мәктәп программасы өчен классик кәгазь дәреслекләрне алыштырырга якынча шундый 6 мең эшләнмә кирәк.

Шулай ук ул журналистларга бүгенге көндә 18 меңнән артык дәүләт хезмәткәре куллана торган ведомствоара электрон документ әйләнеше системасы эшен һәм аның «iРad» планшеты өчен кушымтасын күрсәтте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов

Тина Канделакига сенсор экранлы ноутбукта электрон документлар белән эшләп күрсәтте.

Аннан соң Тина Канделаки «Skype» сервисы ярдәмендә Мәскәүдәге «Google Россия» генераль директоры Владимир Долгов белән бәйләнешкә керде. Атаклы корпорациянең Россия бүлеге җитәкчесе Татарстанның IT-сферасында казанышлары күплеген әйтте һәм «Google» республика белән күп уртак эшләр эшли алачагын билгеләде.

ИТ-паркка визит дәвамында журналистлар шулай ук Югары Ослан районында төзеләчәк «IT-авыл” проекты белән таныштылар, шулай ук алар IT-парк резидентларының берсе - «Барс групп» компаниясе офисында булдылар, Глонасс+112 системасының ничек эшләве белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International