“2011-2015 елларга ТР да цифрлы телевидение оештыру” дигән республика максатчан программасын гамәлгә ашыруның төп нәтиҗәсе республика халкын 100 процент социаль әһәмияттәге каналлар белән тәэмин итү булачак. Шул исәптән, цифрлы форматта тапшырылучы республика программалары белән дә. Аларны гарантияле кабул итү өчен 95 процент йорт-хуҗалыкларга шартлар тудырырга кирәк. Бу хакта Премьер-министр урынбасары –ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров Телерадиотапшыруларны үстерү һәм цифрлы технологияләргә күчү буенча республика комиссиясе утырышында хәбәр итте. Утырышта республика комиссиясенең эш планы һәм республикада 2010-2015 елларга цифрлы телевидение үстерү планнары тикшерелде.
Утырышта «Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәре» ФДУП генераль директоры урынбасары (РТРС) Владимир Горегляд, ФДУП РТСР филиалы - «Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыручы үзәге» башкаручы директоры Владимир Якимов, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Утырышны ачканда, Николай Никифоров цифрлы телевидениегә Россия 2015 елга күчәчәк, дип искәртте. Җир өстеннән дулкыннар тапшыру операторы итеп” «Россия телевидение һәм радиотапшыру челтәре» (РТРС) билгеләнгән. Ул җирле зоналар белән гомуми челтәргә интеграцияләнү үткәрергә тиеш. 2010 елның май аенда ТР Хөкүмәте белән “Россия телевизион һәм радио тапшырулар челтәре” ФДУП арасында цифрлы телерадиотапшыруларны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Министр Татарстан Республикасы өчен цифрлы телерадиотапшырулар үстерү милләт һәм региональ компонентлары аспектында һәм шулай ук Универсиада үткәрүгә хәзерләнүдә мөһим, диде. Ул, республика үз информацион технологияләрен үстерүгә омтылуын һәм бу эшчәнлек регион үсешенә уңай яктан булышырга тиешлеген билгеләп үтте.