РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Владислав Сурков кичә Мәскәүдә РФ Президенты каршындагы Иктисадның модернизация һәм технологик үсеше комиссиясенең Президиумы утырышын уздырды.
РФ гражданнарына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү өчен универсаль электрон карталар тапшыруга багышланган утырышта РФ Иктисади үсеше министры Эльвира Нәбиуллина, Сәнәгать һәм сәүдә министры Виктор Христенко, Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф, шулай ук УЭК пилот проекты кертелүче 4 регион – Мәскәү, Астрахань өлкәсе, Татарстан һәм Башкортостан вәкилләре катнашты.
Бу елның 28 февралендә узачак Комиссия утырышына әзерлек мәсьәләләре каралды. Регионнардан килгән вәкилләр “Электрон хөкүмәт” проекты перспективалары, УЭКка кагылышлы проблемалар хакында сөйләделәр.
Татарстанда универсаль электрон картаны кулланышка кертү проектының барышы турында ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Иктисадның модернизация һәм технологик үсеше комиссиясенең бу проекты илнең һәрбер кешесенә кагылышлы. УЭК 2014 елда гамәлгә керергә тиеш. Николай Никифоров әйтүенчә, УЭК социаль сферада, сәламәтлек саклауда, дарулар белән тәэмин итүдә, мәгариф өлкәсендә, техник инвентаризация ясау, ЗАГС органнарында һәм башка өлкәләрдә кулланыш табачак. Гражданнарны дәүләт органнарына кирәгеннән артык йөрүдән коткаруга юнәлтелгән бу проект мөһим мәсьәләләрне чишә: дәүләт органнарының бердәм порталы аша дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу, барлык төр социаль түләмнәрне алу, тауар өчен, юлда йөргән өчен, коммуналь хезмәтләр өчен, ЮХИДИ штрафларын түләүләр һәм башка күп хезмәтләрне башкаруны уңайлаштыра.