Татарстан Республикасында яшәүчеләр кәрәзле радиотелефон элемтәсе, кабельле һәм эфирлы телевидение сыйфаты, шулай ук Интернет челтәренә керүдә туган проблемалар буенча шикаятьләрне интерактив сервис ярдәмендә тапшыра алалар. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә Министрлыгы сайтында хатларны Интернет-сервис аша кабул итү оештырылган. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта Премьер-министр урынбасары –ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров хәбәр итте.
Ул шулай ук, 2011 елның 24 гыйнварыннан республикада элемтә хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту айлыгы башлануы турында әйтте. Айлыкта элемтә сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар булачак, операторлар белән “кайнар элемтә “ урнаштырылачак. «Һичшиксез, бу эш айлык тәмамлангач та шул ук юнәлештә дәвам итәчәк. Айлык - барлык көч һәм чараларны мобилизацияләър өчен мөмкинлек кенә», - диде Николай Никифоров. Элемтә операторларының югары сыйфатлы эшләү йөкләмәләре Татарстан Республикасы террториясендә эшләү өчен мәҗбүри шарт булып тора, диде ул.
Яңа башлангыч турында сөйләгәндә, аны кулланучылар өчен мөмкин кадәр гадирәк һәм уңайрак ясарга тырыштык, диде министр. Шикаять җибәрү өчен digital.tatarstan.ru/micmap.htm адресы белән министрлык сайтына керергә, һәм республиканың кайсы җирендә җитешсезлекләр бар, шуны интерактив картада билгеләргә кирәк. Аннан соң «Билгене куярга һәм шикаятьне тапшырырга» ссылкасына басып, картага билге куерга һәм анкетаны тутырырга кирәк .
Шикаятьләрне шулай ук кайнар элемтә телефоны аша бирергә мөмкин:
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы (843) 5-114-115
Татарстан республикасы буенча Элемтә, магүлүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт - (843) 228-59-65
«МТС» ААҖ ТР филиалы - (843) 290-08-02
НСС ЯАҖ ТР филиалы - (843) 214-91-94
«Вымпелком» ААҖ Казан филиалы - (843) 259-94-00
«Мегафон» ААҖ ТРфилиалы - (843) 239-48-48
«Смартс» ААҖ ТРфилиалы - (843) 513-33-65
Николай Никифоров татарстанлыларны актив булырга чакырды, һәм барлык хәбәрләр анализланачак һәм элемтә операторлары тарафынан эшкәртеләчәк, дип белдерде. Алар белән эшне өч ведомство алып барачак: ТР Элемтә, магүлүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек хезмәте, ТР Монополиягә каршы хезмәте һәм ТР Прокуратурасы.