Татарстан Республикасының Универсиада -2013 өчен кабул ителгән ИКТ-чаралары Россиянең башка төбәкләрендә дә кулланылырга тиеш, дип саный Илья Массух

2010 елның 17 декабре, җомга

Бүген Казандагы югары технологияләр  өлкәсендә эшләүче “IT-парк” технопаркында Казанда 2013 елгы XXVIIБөтендөнья җәйге универсиаданы әзерләү һәм уздыру өчен информацион-коммуникацион һәм телекоммуникацион инфраструктура төзүне координацияләү буенча ведомствоара эшче төркемнең беренче утырышы узды.

Утырышны эшче төркемнең рәистәшләре - Премьер-министр урынбасары –ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров һәм РФ Элемтә һәм массакүләм аралашулар министры урынбасары Илья Массух үткәрделәр.

Утырышта Татарстан Республикасы Информацион технологияләр үзәге генераль директоры Алмаз Вәлиуллин Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү өчен информацион һәм телекоммуникацион технологияләр куллану концепциясен тәкъдим итте. Концепция инфраструктура базасын оештыруны, шулай ук уеннарга әзерләнү һәм үткәрү белән идарә итү, информацион системалар кулланып эш итү һәм иминлекне саклау белән идарә итүне үз эченә ала. «Безнең максат – Универсиада уздыруның бөтен системалары өчен: иминлекне саклау, транспорт белән тәэмин итү, уеннар үткәрү, ярышларның нәтиҗәләрен барлау, телерадиотапшырулар алып бару, информацион хезмәт күрсәтү өчен бердәм ИКТ-инфраструктура булдыру», - дип билгеләде ул. Бу эшләргә 2011 елда 2,1 млрд. сум акча биреләчәк, шуның 217,2 млн. сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм 1,9 млрд. сумнан артыгы - федераль бюджеттан биреләчәк.

«Универсиада - безнең илдә булачак беренче җитди дөньякүләм спорт уеннары. Шуңа күрә Казанда апробация узган барлык чаралар максималь дәрәҗәдә Россиянең башка регионнарына да тиражланырга тиеш», - дип әйтте Илья Массух. «Республика министрлыклары һәм ведомстволары алдына куелган бурычлар үтәләчәгенә ышанабыз», - диде ул.

Николай Никифоров сүзләренә караганда, Универсиада өчен булдырылган барлык җайланмалар һәм системаларны Универсиада үткәч тә Татарстан Республикасында файдаланып булачак. Алар «Электрон Татарстан» һәм башка системаларга, шулай ук электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү системасына да керәчәкләр,дип искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International