Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән «Кешеләрне бәйләүче җеп» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

2010 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелгән « Кешеләрне бәйләүче җеп» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү бүген «IT-парк»та үтте.

Һәр ел үткәрелә торган бу бәйге массакүләм мәгълүмат чараларын   Татарстан республикасында мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендә эшләүче предприятиеләрнең эшен,аларның проблемаларын, перспективаларын объектив яктырту, министрлык эшчәнлегенең ачыклылыгын тәэмин итү, бу тармакның техник яктан үсешен, республика халкының информацион технологияләрне ничек куллануын чагылдыруга җәлеп итү, шулай ук министрлык белән массакүләм мәгълүмат чаралары арасындагы бәйләнешләрнең яңа формаларын эзләү максатында оештырылган.

Бәйгедә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга дипломнарны һәм бүләкләрне Премьер-министр урынбасары –ТРның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров тапшырды. Бәйгедә ел агымында министрлыкның һәм республиканың IT-предприятиеләре эшен, инновацион технологияләр үсешен, электрон хөкүмәт сферасындагы проектларны яктырткан журналистлар катнашты.

Быел «Мәгълүматтан мәгълүматлаштыруга » номинациясендәге гран-прины мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсендәге вакыйгаларны регуляр, объектив һәм оператив яктыртуы һәм өчен «Татцентр» порталы хәбәрчесе Виктория Осинина алды. « Журналист сүзе » номинациясендә ИКТ темасын грамоталы яктыртып барганы өчен Елена Рощупкина (Интерфакс-Поволжье»ның үз хәбәрчесе) бүләкләнде. Вакыйгаларны һәм ИКТ өлкәсендәге проектларны регуляр, объектив һәм оператив яктырту өчен бирелә торган «Тизрәк эшләгез!» номинациясендә иң яхшылардан Михаил Миронов (ИА «Татар-информ») билгеләнде. Мәгълүматлаштыру темасына иң яхшы телевизион сюжетлар сериясе өчен Эльмира Исмәгыйлева («Вести Татарстан” телеканалы хәбәрчесе) бүләкләнде.Югары профессионаллыклары һәм темага тугрылыклары өчен Галина Кириллович («Время и деньги” газетасы) һәм Владимир Дынник («Казанские Ведомости» газетасы) бүләкләнделәр. ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә   министрлыгы һәм бәйгенең партнеры «Мегафон» ААҖ аларның барысына да журналист хезмәтендә зур ярдәм күрсәтүче югары технологик җайланмалар тапшырды.

ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективының «Үткен каләм» номинациясендәге махсус призы материалны бәйсез һәм оригиналь тапшырып баруы өчен Сергей Кощеев алды.

Быел конкурс комиссиясе « Хезмәт күрсәтүнең иң яхшысы” дигән номинациядә ( халыкка дәүләт тарафынан электрон рәвештә хезмәт күрсәтү проекты турында регуляр һәм тулы рәвештә информация биреп тору өчен бирелә) приз бирмәскә карар чыгарды. Чөнки бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чаралары социаль яктан мөһим бу темага тиешле игътибарны биреп җиткермиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International