ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2010 ел
чәршәмбе

«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең» ФДУП филиалы- «Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыручы үзәге» Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы предприятиеләре арасында 2006-2010 елларда ресурсларны файдалы куллану программасын тормышка ашыру смотр-конкурсында җиңүче булды. Бу предприятие быел энергия саклау чараларына 93,7 млн сум акча тоткан, бу елына 7,4 млн сум акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә.


29
ноябрь, 2010 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда республика предприятиеләренең “Ренова” компанияләр төркеме һәм “Сколково” инновацион үзәге белән ике якка да файдалы хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре хакында фикер алыштылар.


26
ноябрь, 2010 ел
җомга

Татарстан Республикасы спутниклар ярдәмендә навигацияләүче ГЛОНАСС системасын кертү буенча алдынгыларның берсе. Бу фикерне бүген Россия Хөкүмәте вице-премьеры Сергей Иванов Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу барышында әйтте.


11
ноябрь, 2010 ел
пәнҗешәмбе

БүгенФинляндия Президенты Тарья Халонен Казанда югары технологияләр  өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркында булды. Визит барышында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.


3
ноябрь, 2010 ел
чәршәмбе

Татарстанда яшәүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар түләгәндә “электрон хөкүмәт”нең инфоматларын актив файдаланалар. Бүгенгә бу иң кирәкле хезмәт күрсәтү булып тора. Мәсәлән, октябрь аенда ЮХИДИга түләнгән штрафларның һәр унысы- барлыгы 12 миллион сумнан артык-    инфоматлар аркылы килгән.

 


26
октябрь, 2010 ел
сишәмбе

Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстанда гамәлгә керүче электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге проектларга уңай бәя бирде. Алар белән РФ Президенты бүген Яр Чаллы шәһәренә эш визиты белән килгәч танышты. Дмитрий Медведевны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.


17
сентябрь, 2010 ел
җомга

"Сочи-2010" халыкара инвестицион форумында РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Татарстан стендын карады. Стенд янында Федераль Хөкүмәт башлыгын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.


20
август, 2010 ел
җомга

Бүген Татарстан төбәкләренең бер өлешендә “Электрон мәгариф” проектын гамәлгә ашыру буенча тәҗрибә бара. 2011 ел азагына бу системаны республиканың барлык төбәгендәге белем йортларында эшләтеп җибәрү бурычы куела. Әлеге системаның өстенлеге һәм перспективалары хакында бүген республика укытучыларының август киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International