Финляндия Президенты Тарья Халонен Казанда «ИТ-парк»та булды

2010 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

БүгенФинляндия Президенты Тарья Халонен Казанда югары технологияләр  өлкәсендә эшләүче “ИТ-парк” технопаркында булды. Визит барышында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Бер көн элек Мәскәүдә Тарья Халонен Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев һәм РФ Премьер-министры Владимир Путин белән очрашкан иде. Бу очрашуларда инновацион кече компанияләр үсеше һәм социаль яктан мөһим булган өлкәләрдә мәгълүмати технологияләр кертү хакында сөйләшүләр булды. Шунда Татарстан Республикасында мондый проектлар уңышлы тормышка аша дигән сүз булды, дип әйтте Финляндия Президенты.

Бүген Татарстанның ИТ-уңышлары белән Тарья Халоненны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров таныштырды. Ул мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәләрендәге проектлар турында сөйләде, хәлакәткә очраган кешеләрне коткаруны координацияләү “ГЛОНАСС+112” системасын демонстрацияләде. Тарья Халонен бу системаның Калининград өлкәсендә булырмы, дип кызыксынды. Ул шулай ук, Татарстанда күп проектларның ачык кодлы программалар нигезендә эшләвен уңай бәяләде, шул исәптән фин Линус Торвальдс эшләгән Linux-системасы нигезендә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International